news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә һәм Зәй хезмәтчәннәре яңа иген уңышыннан Рөстәм Миңнеханов өчен ипи пешергән

Әтнә һәм Зәй хезмәтчәннәре яңа иген уңышыннан Рөстәм Миңнеханов өчен ипи пешергән
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстанның Әтнә һәм Зәй районы хезмәтчәннәре Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Рәис Рөстәм Миңнехановка яңа иген уңышыннан пешерелгән түгәрәк ипи тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров әйтүенчә, бүген иртән Әтнә районы төбәктә беренче булып бөртеклеләрне җыеп бетерде. Аграрийлар 58,8 мең тонна ашлык җыйган, гектардан уртача уңыш 31 центнер тәшкил иткән.

Зәй районы урып-җыюны көннең икенче яртысында тәмамлады. Аның басуларында 92 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан 26 центнер тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов, елның авыр килүенә карамастан, әтнәлеләрнең чираттагы тапкыр яхшы нәтиҗә күрсәтүен билгеләп үтте (2022 елда да район ашлык җыюны беренче булып тәмамлаган иде).

Татарстан Республикасы Рәисе сорауларына җавап биреп, Җәббаров 10 көн эчендә республика басуларында бөртеклеләрне җыеп алу тәмамланырга тиешлеген хәбәр итте. Бүгенге көндә 2 млн 976 мең тонна икмәк суктырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100