news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна эчендә Татарстанда 9 мең кеше ОРВИ йоктырган

Республика халкы арасында авыручылар дәрәҗәсе эпидемик чиктән 18,1 процентка түбәнрәк.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Атна эчендә, с 29 майдан 4 июньгә кадәр, Татарстанда 8 мең 950 кеше тын юлларының кискен вируслы инфекцияләрен йоктырган.

Республика халкы арасында авыручылар дәрәҗәсе эпидемик чиктән 18,1 процентка түбәнрәк.

Алдагы атна белән чагыштырганда, тын юлларының кискен вируслы инфекцияләре белән чирләүчеләр саны 2,3 процентка кимегән, дип билгели Роспотребнадзор белгечләре. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100