Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Атна дәвамында Казанда бушлай күнекмәләр үткәрелә
Атна дәвамында Казанда «Җитезләр һәм спорт сөючеләр» проекты кысаларында бушлай күнекмәләр үткәрелә. Шәһәр халкы йога, зумба, цигун гимнастикасы, йөгерү, Скандинавия йөреше һәм башка төрләр белән шөгыльләнә ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген 18:30 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында сальсатион оештырыла. Шул ук вакытта Горький исемендәге паркта FYSM йогасы үткәрелә. 18:40 сәгатьтә «Черек күл» паркында теләгән һәр кеше функциональ күнекмәләргә кушыла ала. 19:00 сәгатьтә Дәрвишләр бистәсендә һәм «Весна» торак комплексында зумба остаханәсе уздырыла.
13 августта казанлылар иртәне «Весна» торак комплексында сузылу-тартылу күнегүләреннән башлый ала. Чара 6:00 сәгатьтә оештырыла. Башкала халкы кич белән 18:30 сәгатьтә «Комсомолец» паркында һәм «Ярдәм» бульварында, сәгать 19:00 дә «Әкият» курчак театры янында зумба-фитнес белән шөгыльләнә ала.
Җомга көнне, 14 августта, казанлыларны хатха-йогага чакыралар: әлеге спорт төре 6:30 сәгатьтә «Новые Горки», 7:00 сәгатьтә «Атлантис» торак комплексларында үткәрелә. 8:00 сәгатьтә теләге булган һәр кеше Горький исемендәге паркта Скандинавия йөрешенә кушыла ала. 17:15 сәгатьтә «Наратлык» паркында зумба-фитнес буенча күнекмә көтелә.
Шимбә, 15 августта, 8:45 сәгатьтә Горький исемендәге паркта йөгерү дәресе уздырыла. Сәгать 9:00 дә «Арт Сити» торак комплексында хатха-йога остаханәсе, «УРАМ» экстрим-паркында түгәрәк күнекмә үткәрелә. FYSM йогасын үз итүчеләрне 10:00 сәгатьтә «Наратлык» паркында көтәләр.
Якшәмбе, 16 августта, спорт чаралары 8:00 сәгатьтә «Калейдоскоп» паркында хатха-йогадан башланып китә. Хатха-йога буенча дәресләр 9:00 сәгатьтә шулай ук «Крылья Советов» паркында, 10:00 сәгатьтә Җиңү паркында уздырыла. Балыкчы бакчасында арканы ныгыту буенча үткәрелә торган күнекмә атнаның соңгы чарасы булып тора. Ул 16:00 сәгатькә билгеләнгән.
Дәресләрдә катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Ул тиешле чатта күнекмәләр башланырга 1–2 көн кала ачыла, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз