news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна башында Татарстанда яңгыр явачак

Атна башында Татарстанда яңгырлы һава торышы көтелә. Һава температурасы көндез +23 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр ителә Татарстанның Гидрометеорология үзәге сайтында.

Дүшәмбе, 5 июньдә, төнге сәгатьләрдә +7..+9 градуска кадәр суыта, көндез һава +20 градуска кадәр җылына. 6 июнь төнендә яңгыр көтелми, аерым районнарда томан булачак. Иртән, көндез кыска вакытлы яңгырлар, яшен булачак. Шул ук вакытта җилнең тизлеге секундка 6-11 метр, иртән һәм көндез урыны белән 15-20 метрга кадәя көчәячәк. Төнлә +10..+15 градуска кадәр, көндез +18..+23 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда +24 градуска кадәр җылы булачак.

Чәршәмбе, 7 июнь, төнлә көнчыгыш районнарда кыска вакытлы яңгырлар явачак. Көндез явым-төшемсез була, төньяк-көнбатыштан исә торган җилнең тизлеге 5-10 м/с, көндез урыны белән 13 м/с җитәчәк. Төнлә +5..+10 градус, көнбатышта +13 градуска кадәр генә җылы көтелә. Көндез максималь һава температура плюс +18...+23 градус була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100