Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Атна башында Татарстанда яңгыр һәм яшен көтелә
Дүшәмбе, 10 июньдә, Татарстанда кабат алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында томан төшүе көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан исә, секундына 5-10 метр тизлектә фаразлана, яшен вакытында 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +10..+15 градус була, ә көндез +25..+30 градуска кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз