Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Атна башында Татарстанда бераз яңгыр һәм +24 градус җылылык көтелә
Дүшәмбе, 5 июньдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр, яшен булырга мөмкин. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә исә, төнлә 14 метрга кадәр фаразлана. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, ә көндез +19..+24 градус була.
Сишәмбе республикада бераз яңгыр көтелә. Җил төньяк, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исә, урыны белән 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +4..+9 градус, көндез +18..+23 градуска кадәр күтәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз