news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атна башында Татарстанда җилле һава торышы сакланачак

16 сентябрьдә җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.

Атна башында Татарстанда җилле һава торышы сакланачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). 16 сентябрьдә иртән һәм көндез Татарстанның кайбер районнарында һәм Казанда көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.

Иртәгә республикада яңгыр яву ихтимал. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, ә көндез +12..+17 градус булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot