Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Атна азагында Татарстанда кабат -20 градуска кадәр салкынайтачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бу атнада Татарстанда һава температурасының әкренләп төшүе көтелә, беренче чиратта, төнлә салкынайтачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Якындагы өч тәүлектә республика «көньяк киңлекләрдә хәрәкәт итә торган циклон перифериясе йогынтысында кала». Вакыты белән бераз кар яварга, буран чыгарга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар.
Чәршәмбе, 15 февральдә, төбәктә төнлә һава температурасы -7..-12 градус һәм көндез -4..-9 градус көтелә. Пәнҗешәмбе, 16 февральдә, төнлә һава температурасы -9..-14, ә көндез -2..-7 градус фаразлана.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 17 һәм 18 февральдә, Татарстан антициклон йогынтысында булачак. Шуңа карамастан, урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Көндез һава температурасы -5..-10 градус, 17 февраль төнендә -9..-14 градус, 18 февраль төнендә аязган вакытта -15..-20 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз