news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна азагында Татарстанда бозлы яңгыр явачак

Атна азагында Татарстанда һава торышы начарланачак. Бозлы яңгыр, көчле бозлавык һәм кар көртләре көтелә. Әмма яңа атнадан һава торышы кабат үзгәрәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, җомга Татарстанда томан, урыны белән кар, буран һәм -17 градуска кадәр салкын көтелә. Әмма киләсе төндә республика территориясендә кар көтелә. Көндез һава торышы атмосфера фронты килү белән тагын начарланачак. Ул кар, җепшек кар, буран һәм бозлавык алып киләчәк. Төнлә һава температурасы -5..-10 градус, ә көндез -1..-6 градус көтелә.

Якшәмбе Татарстанда һава торышы җылы һәм дымлы булачак. Җепшек кар һәм бозлы яңгыр көтелә. Моннан тыш, буран чыгачак, күз күреме начарланырга, бозлавык һәм кар көртләре көтелә. Төнлә терекөмеш баганасы -3..-8 градус күрсәтәчәк, ә көндез -4 ..+1 градус көтелә.

Төнлә дүшәмбе явым-төшем көтелә, буран чыгарга мөмкин. Көндез антициклон килү белән явым-төшем туктаячак. Җил 15-16 метрга кадәр көчәячәк, ә һава температурасы -6..-11 градус көтелә.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең якынча фаразлары буенча, сишәмбе, 20 декабрьдә явым-төшем ихтималы аз, төнлә һава температурасы -13..-18 градуска кадәр төшәчәк, көндез -8..-13 градус көтелә», - ди синоптиклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100