Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Атна ахырында Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә
Татарстанда төньяк антициклоны китергән коры һәм җылы һава торышы атна ахырына кадәр диярлек сакланачак, аннары ул яңгырлар һәм яшеннәр белән алышыначак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Җомга һәм шимбә көннәрендә, 22 һәм 23 майда, Татарстанда һава торышы үзгәрмәячәк диярлек, явым-төшем көтелми. Алдагы төндә термометр баганалары +4...+9 градуска кадәр төшәчәк, кайбер урыннарда +14 градуска кадәр. Көндез һава +23...+28 градуска кадәр җылыначак. Шимбә көнне температура күтәреләчәк: төнлә +7 дән +12 градуска кадәр, көнбатышта урыны белән +16 градуска кадәр, ә көндез +26 дан +31 градуска кадәр җылы булачак.
Якшәмбегә каршы төндә, 24 майда, сизелерлек явым-төшем көтелми, термометр баганалары +8 дән +13 градуска кадәр, көнбатышта кайбер урыннарда +16 градуска кадәр күтәрелә. Әмма иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә төбәк атмосфера фронты йогынтысы зонасында булачак. Урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар явачак, һәм җилнең секундына 15 метрга кадәр көчәюе ихтимал. Көндез республика буенча һава температурасы +23...+ 28 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, 25 һәм 26 майда Татарстанда һава торышын төньяк циклонның фронталь бүлекләре билгеләячәк. Урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар ява. Тәүлекнең якты вакытында һава +23...+28 градуска кадәр җылыначак. 26 майда салкынрак булачак: +19... +24 градуска кадәр җылы көтелә, ТРның көнчыгыш районнарында +27 градуска кадәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз