news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна ахырында Татарстанда кар һәм буран көтелә

Ялларда Татарстанда көнбатыштан килгән циклон тәэсирендә һава шартлары кабат үзгәрәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Шимбә, 11 февральдә, республика территориясендә һава торышын антициклон билгеләячәк. Шуңа карамастан, урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана. Төнлә һава температурасы -8..-13 градус, көндез -3..-8 градус була.

Якшәмбе, 12 февральдә, явым-төшем ихтималы аз. Ләкин көндез төбәккә көнбатыш циклонының атмосфера фронты якынлашачак. Ул бераз кар алып килә. Урыны белән шулай ук буран булырга мөмкин. Җил көньяктан уртача тизлектә фаразлана. Һава температурасы элеккечә калачак, төнлә  -8..-13 градус, көндез -3..-8 градус.

Метеорологларның якынча мәгълүматлар буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе, 13 һәм 14 февральдә, Татарстанда һава шартларына циклоннар һәм аларның атмосфера фронтлары йогынты ясаячак. Вакыты белән кар яварга, шулай ук буран булырга мөмкин. «Температура режимы сизелерлек үзгәрмәячәк», - дип ачыклык кертә синоптиклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100