news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атна ахырында Татарстанда бераз салкынайта һәм яңгыр көтелә

Атна ахырына Татарстанда температура фонының түбәнәюе көтелә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шундый фараз белән уртаклашты.

21 апрель, җомга көнне һава торышы үзгәрми диярлек. Алмашынучан болытлы һава, явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы төнлә 1 градустан 6 градуска кадәр һәм көндез 14 градустан 19 градуска кадәр җылы булачак.

22 апрель, шимбә көнне болытлы булачак. Татарстанда яңгыр көтелә. Төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, көндезге сәгатьләрдә кайбер урыннарда 13 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, көндез +11..+16 градуска кадәр генә җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot