news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атна ахырында Татарстанда 33 градуска кадәр эссе була

Иртәгә Татарстанда тагын да җылытачак. Республика гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, һава +33 градуска кадәр җылыначак.

Шул ук вакытта синоптиклар кыска вакытлы яңгыр һәм яшен вәгъдә итә. Көндез Татарстанның аерым районнарында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Казанда да яшен көтелә, ә һава температурасы +29 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot