Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Атна ахырында Татарстанда -27 градуска кадәр салкын көтелә
Бу атнада Татарстанда һава торышына циклон йогынтысыннан соң антициклон килә, әмма температура түбән булып кала. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды.
Сишәмбе һәм чәршәмбе, 18 һәм 19 февральдә, республикада һава шартларын циклонның көньяк перифериясе билгели. Республикада аязучан болытлы һава булып кала. Урыны белән бераз кар явачак.
Төнлә һава температурасы -15..-20 градуска кадәр, ә аязганда -24 градуска кадәр була. Көндез бары тик -9.. -15 градуска кадәр генә җылыта.
Пәнҗешәмбе, 20 февральдә, төбәккә югары атмосфера басымы йогынты ясый башлый. Кайбер районнарда бераз кар явачак. Төнлә һәм иртә белән һава температурасы -14..-19 градус, ә аязганда -25 градус була. Көндез термометр баганалары -7.. -12 градуска кадәр күтәрелә, диләр синоптиклар.
Метеорологларның беренчел мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 21 һәм 22 февральдә, Татарстанда һава температурасы төрлечә була. Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә температура фоны -18..-23 градус, ә төбәкнең көнчыгышында аязган вакытта -27 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез һава температурасы -8..-13 градуска кадәр күтәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз