news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна ахырында Татарстанда +13 градуска кадәр җылыта

Татарстанда һава торышы сизелерлек начарлана. 1 апрельдән 3 апрельгә кадәр республикада явым-төшемнең айлык нормасы яву көтелә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

Апрельнең беренче көнендә Татарстанда кар, яңгыр һәм томан көтә.

2 апрельдә томан төшә, ерактан күрү 500-1000 метрга кадәр кими. Температура +2...+7 градуска кадәр күтәрелә, көньякта +11 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана.

3 апрельдә явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендә барачак. Төнлә термометр баганалары 0... +5кә кадәр, көндез +8...+13 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.

«Һава торышының начараюы атмосфера басымы сизелерлек кимүгә китерәчәк», - дип кисәтә синоптиклар.

Ә киләсе атна башында тотрыксыз һава торышы һәм көчле явым-төшем саклануы фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100