news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атна ахырына Татарстанга көзге салкын һава торышы киләчәк

Атна ахырына Татарстанга көзге салкын һава торышы киләчәк

Якын көннәрдә Татарстанда һава температурасы төшүен дәвам итәчәк. Шимбә көндез температура 20 градуска кадәр дә күтәрелмәячәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Бүген, 25 августта, республикада коры һава торышы көтелә. Төнлә термометр баганалары 6-11 градус күрсәтәчәк, көнчыгышта 1-6 градус, ә түбәнлекләрдә туфракта 0 градуска кадәр туңу ихтимал. Көндез һава 16-21 градуска кадәр җылыначак.

Шимбә көнне көндез кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Төнлә температура 3-8 градус тәшкил итәчәк, көнбатышта 9-11 градус җылы булачак. Көндез 14-19 градус көтелә.

Якшәмбе көнне синоптиклар көзге һава торышын фаразлый – салкын һәм болытлы. Төнге сәгатьләрдә 3-8 градус, көнбатышта 11 градуска кадәр, ә көндез 12-17 градустан артык түгел дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot