news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна ахырына Татарстанга бик җылы һава торышы килә

Татарстанда һава торышының үзгәрүе көтелә – салкын арктик һава артка чигенү белән, температура әкренләп күтәреләчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртәгә, «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада +9 градуска кадәр җылы була, бераз кар һәм яңгыр явачак.

Чәршәмбе төнендә бераз яңгырлар һәм җепшек кар яварга мөмкин, әмма көндез явым-төшем көтелми. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 0..+3 градуска кадәр, ә көндез +4..+9 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне төнлә температура бераз төшәчәк: 0..-3 градуска кадәр, әмма көндез кабат +6..+11 градуска кадәр күтәрелә.

Фаразланганча, 24, 25 һәм 26 мартларда бик җылы һава торышы көтелә, көндез +6..+11 градуска җитәчәк. «Вакыт-вакыт, атмосфера фронтларын узганда, яңгырлар явачак. Бу чорда уртача температура нормадан 6-8 градуска югарырак булачак», – диелә фаразда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100