Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Атна ахырына Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә, җылыту дәвам итәчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүгеннән Татарстанда һава торышы үзгәрә башлады. ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, яңгырлар һәм апрельдәге сыман һава температурасына алмашка җылы һава торышы килә.
«Татар-информ» элек сишәмбе көнне республикада +26 градуска кадәр җылы һәм көчле җил көтелүен хәбәр иткән иде. 28 июньдә явым-төшем күзәтелми, коры һава торышы көтелә. Төнлә температура 5-13 градус тәшкил итәчәк, ә көндез 23-28 градуска кадәр күтәрелә.
Пәнҗешәмбе көнне көндез кыска вакытлы яңгырлар булуы мөмкин. Термометр баганалары төнлә 9-14 градус һәм көндез 22-27 градус җылы күрсәтәчәк.
Синоптиклар фаразлавынча, 30 июньдә һәм 1 июльдә көчле җил белән яңгырлар, яшен көтелә. Әмма температурасы әллә ни үзгәрмәячәк. Көндез һава 22-28 градуска кадәр җылына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз