news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна ахырына Татарстанда суыта

1 апрельдә көнбатыш районнарда көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Һава температурасы төнлә +2 дән -3 градуска кадәр, көнчыгышта урыны белән -6 градуска кадәр салкын булыр, дип фаразлана. Көндез 12-17 градус җылы булачак.

Чәршәмбе, 2 апрельдә, урыны белән яңгырлар булыр, дип фаразлана. Төнлә һаваның минималь температурасы +1..+6, көндез +11..+16 (ТР көнчыгышында +19 градуска кадәр) градус булачак.

Пәнҗешәмбе, 3 апрельдә, урыны белән бераз яңгыр ява. Төнлә һава температурасы +1..+6 градус булачак, көндез +7..+12 градустан югары булмаячак.

ТР Гидрометүзәгенең якынча фаразлары буенча, җомга, 4 апрельдә һәм шимбә, 5 апрельдә урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы -2..+3 градус тәшкил итәчәк. Көндез һава +8..+13 градуска кадәр җылыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100