news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атна ахырына Татарстанда суыта, көчле җил көтелә

Атна уртасында Татарстанда җылыта, әмма аннан соң температура төшә башлаячак. Бүген Татарстанның Гидрометеорология үзәге шундый фараз белән уртаклашты.

Сишәмбе көнне республикада +17 градуска кадәр җылы булачагын «Татар-информ» хәбәр иткән иде инде.

12 һәм 13 апрельдә явым-төшем һәм җил көтелми. Термометр баганалары төнлә -2..+3 градус һәм көндез +14..+20 гардуска кадәр күрсәтәчәк.

Әмма соңыннан Татарстанга салкыннар килә. 14 һәм 15 апрельдә циклон аркасында республикага төньяк киңлекләрнең салкын һавасы киләчәк. Нәтиҗәдә, көндез температура 5-10 градустан югары күтәрелмәячәк. Моннан тыш, көчле җил көтелә, ул көчәйгән вакытта тизлеге секундка 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot