Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Атна ахырына Татарстанда эссе һава торышы бераз сүреләчәк һәм явым-төшемнәр туктаячак
Ялларда Татарстанда һава торышы үзгәрә – температура бераз төшәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге фаразларыннан күренә.
Җомга көнне, 11 июльдә, һәм шимбә, 12 июльдә, республикада көньяк антициклон һәм атмосфера фронтлары аркасында барлыкка килгән эссе сакланачак әле, әмма кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгыр һәм яшен вакытында секундына 16-21 метр тизлектә көчле җил һәм урыны белән боз яву да фаразлана.
Иртәгә төнлә һава температурасы 15-20 градус, ә көндез 29-34 градус була. Шимбәгә каршы төндә дә шундый ук температура була, ә көндез эссе бераз гына сүреләчәк – 27-32 градус була.
Якшәмбе көнне, 13 июльдә, төбәк территориясенең күпчелек өлешендә явым-төшем ихтималы аз, бары тик республиканың ерак көньяк-көнбатышында гына яшенле яңгырлар фаразлана. Температура да төшәчәк: төнлә 12-17, ә көндез 25-30 градус була.
Метеорологларның якынча фаразлары буенча, киләсе атна башында Татарстанда бик җылы һава торышы саклана, көндез һава температурасы 25-30 градус көтелә. Элеккечә үк, республикада явым-төшем ихтималы аз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз