news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атна ахырына Татарстанда бераз суытачак

Атна ахырына Татарстанда бераз суытачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бу атнада Татарстанда температура әкренләп төшәчәк. Бу ТР Гидрометүзәге тараткан фараздан килә.

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 18 һәм 19 июньдә, республика территориясендә һава торышын көнбатыш циклонның актив атмосфера фронтлары билгеләячәк. Төбәк буенча урыннарда алар кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен китереп чыгарачак.

Татарстанда төннәр элеккечә җылы булачак - +16дан +22 градуска кадәр. 18 июнь әле эссе булачак - +30дан +35 градуска кадәр булачак. 19 июньдә 26-31 градус җылылык көтелә.

Пәнҗешәмбе, 20 июньдә, циклонның китүе һәм атмосфера басымының үсүе аркасында кыска вакытлы яңгырлар төнлә генә һәм республиканың көнчыгыш районнарында гына узачак. Һава температурасы төнлә +13дән +18 градуска кадәр һәм көндез +24дән +29 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә, 21 һәм 22 июньдә, Татарстанда һава торышы кабат тотрыксыз булачак. Төбәк буенча урыны белән яшенле яңгырлар ява. Температура фоны сизелерлек түбәнәячәк: термометр баганалары 20-25 градустан югары күтәрелмәячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot