news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна ахырына Татарстанда 35 градуслы эссе була

Атна ахырына Татарстанда 35 градуслы эссе була

Якын көннәрдә Татарстан территориясендә тотрыксыз һава торышы сакланачак, әмма температура фоны шактый күтәрелә. Атнаның икенче яртысында республикада аномаль эсселек урнашачак, дип фаразлый Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә һава торышының характеры әллә ни үзгәрмәячәк. Төбәктә элеккечә үк яшеннәр, кыска вакытлы яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с кадәр көчәеп китүе ихтимал.

Шул ук вакытта иртәгә, 25 июльдә, төнлә +11..+16 градус һәм көндез +23..+28 градус җылы була. Икенче көнне, 26 июльдә, тәүлекнең караңгы вакытында +12..+17 градуска кадәр һәм якты вакытта +25..+30 градуска кадәр эсселек фаразлана. Ә 27се көнне һава төнге сәгатьләрдә +17..+22 градуска кадәр һәм көндезге сәгатьләрдә +29..+34 градуска кадәр кыза, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Татарстан метеорологларының беренче мәгълүматларына караганда, 28 һәм 29 июльдә, җомга һәм шимбә көннәрендә, Татарстан көндезге температура +30..+35 градуска кадәр булган «кайнар һава массасында» булачак. Шул ук вакытта республикада локаль яңгырлар һәм яшеннәр ихтималлыгы сакланачак.

«Татар-информ» Татарстанга 30 градуслы эсселек кайтачагын хәбәр иткән иде. РФ Гидрометүзәге белгечләре җомга һәм шимбә көннәрендә төбәктәге термометр баганалары +32 градуска кадәр җитәчәген фаразлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100