Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Атна ахырына Татарстанда 24 градуска кадәр җылыта
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бу атнада Татарстанда температура сизелерлек күтәреләчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Иртәгә, 13 майда, төнлә республиканың көнбатышында урыны белән бераз яңгыр явачак, һава температурасы 3-8 градус җылы була. Көндез явым-төшем көтелми, +18..+23 градус җылы була.
14 май төнендә явым-төшем көтелми. Әмма иртән һәм көндез көньяк-көнчыгыш циклонының атмосфера фронты якынаю сәбәпле, яңгыр, урыны белән уртача яңгыр фаразлана. Төнлә һава температурасы +7...+12, ә көндез +18...+23 градус җылы була.
Пәнҗешәмбе, 15 майда, төбәк атмосфера фронтының дулкын йогынтысында булачак – шул сәбәпле бераз яңгыр, кайбер җирләрдә уртача яңгыр явуы фаразлана. Көндез фронт күченү һәм атмосфера басымы үсү сәбәпле, яңгыр урыны белән генә явачак. Төнлә һава температурасы +5...+10, ә көндез +15...+20 градус була.
Метеорологларның якынча фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә, 16 һәм 17 майда, Татарстан югары атмосфера басымы йогынтысына эләгә. Сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Көндез температура +19...+24 градуска кадәр күтәреләчәк.
Алдарак «Татар-информ» майның икенче декадасында республикада һава торышы климатик норма чигендә булачак,- дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз