Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Атна ахырына кадәр Татарстанда яңгырлы, яшенле һәм тотрыксыз һава торышы урнаша
Татарстанда эссе һәм коры һавага алмашка тотрыксыз циклонлы һава торышы килә һәм ул кимендә атна ахырына кадәр калачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
12 июньнән 15 июньгә кадәр, атмосфера фронтлары үткәндә, республика территориясендә кыска вакытлы яшенле яңгырлар явачак һәм җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Моннан тыш, кайбер районнарда боз явуы да ихтимал.
Аерым алганда, алдагы төндә һәм иртәгә көндез яшенле яңгырлар, шулай ук боз явуы ихтимал һәм көчле җил исәчәк.
Төнлә Татарстанда термометр баганалары 11-19 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +22..+29 градуска кадәр җылыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз