news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары «Ягымлы яз» яшьләр фестивалендә җиңү яулады

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары «Ягымлы яз» XXXI Татар милли мәдәнияте яшьләр фестивалендә катнашты һәм зур уңышка иреште. Бу хакта «Әтнә таңы» сайтында хәбәр ителә.

Мостафина Азалия, Сираҗиев Дияз дуэты II дәрәҗә, «Яшьлек» вокаль ансамбле III дәрәҗә, вокал соло номинациясендә Камалиев Иниль, Мостафина Азалия III дәрәҗә, Аглиуллин Инсаф, Сираҗиев Дияз дуэты III дәрәҗә, Аглиуллин Инсаф вокал соло номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

«Әтнә егетләре» ансамбле III дәрәҗә дипломант исеме алды.

«Бу юнәлештә укучылар белән күп еллар дәвамында даими эшләүче техникумның сәнгать җитәкчесе Габделәхәт Шакиров тырышлыгының нәтиҗәсе бу», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100