news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна ахырында Казанда беренче кар яварга мөмкин

Иртәгә Татарстан башкаласында шактый суытачак.

Атна ахырында Казанда беренче кар яварга мөмкин
архив

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ» , Наталья Рыбакова). Бу атна ахырында Казанда беренче кар яварга мөмкин. Бу хакта бүген профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Без Россиянең Европа территориясе буенча уза торган циклон йогынтысында торабыз. Салкын агымнар Баренц һәм Норвегия диңгезеннән, Арктикадан килә. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразына караганда, дүшәмбе  һәм сишәмбе төнлә Казанда юеш кар яварга мөмкин», - дип хәбәр итте ул.

Әңгәмәдәшнең мәгълүматлары буенча, атна ахырына шәһәрдә тәүлеклек уртача температура нормадан 5 градуска түбән булачак. Бу вакытта климатик норма буенча тәүлеклек уртача температура нормасы +10 градус тәшкил итә. Иртәгә суыклар башланачак. Пәнҗешәмбе көндез 13 градус җылы булыр дип көтелә, төнлә 4 градуска кадәр салкынайта.

20 сентябрьдә көндез 12 градус җылы, 21 сентябрьдә +10 градус, ә 22 сентябрьдә 9 градус җылы булыр дип көтелә. Якшәмбе төнлә Казанда температура 1 градуска кадәр төшәчәк. Туфракта кырау төшәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100