news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атмосфера фронты Татарстанга яшенле яңгырлар һәм бераз салкын һава китерә

Атмосфера фронты Татарстанга яшенле яңгырлар һәм бераз салкын һава китерә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 28 апрельдә, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, шул ук вакытта салкын атмосфера фронты узу сәбәпле температура фоны төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Казанда яңгыр яву ихтималы күзәтелми.

Көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр булган җил вакыт узу белән юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртә. Көндез ул кайвакыт 15-18 метрга кадәр (ТР башкаласында 15 метрга кадәр генә) көчәеп алачак.

Төбәк буенча һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 18дән 23 градуска кадәр (Казанда +20дән +22 градуска кадәр, көнчыгышта +26 градуска кадәр) җылы була.

news_right_1
news_right_2
news_bot