news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атлас Гафиятов: Ахмак сорауга акыллы җавап биреп булмый

Атлас Гафиятов: Ахмак сорауга акыллы җавап биреп булмый
Рамил Гали

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире Атлас Гафиятов хәзерге татар матбугатында кеше язмышы турында язмалар бик аз дип әйтте.

«Журналистика үзгәрә. Хәзер, мисал өчен, газета-журналларда очерк жанрын гомумән укыганым юк. Бу жанрда язучылар юк хәзер. Зарисовкалар да юк. Кеше турында язу бетте. Әңгәмә вакытында кеше язмышын гына түгел, а аның җанын ачып бирергә кирәк. Кешедән мәгълүмат алу бик авыр эш ул. Тагын шунысы да бар: ахмак сорауга акыллы җавап биреп булмый. Сорауны дөрес бирү өчен теманы белергә кирәк», – диде баш мөхәррир.

Хәзерге вакытта «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә барлыгы 8 кеше эшли.

«Хәтта әдәбият-сәнгать турында язарга кеше җитми. Шунлыктан күп темаларны үземә язарга туры килә. 90нчы елларда хезмәткәрләр саны 32 иде. Соңгы елларны газетага практика үтәргә студентлар да килми. Вакытында бездә практика узган егетләр-кызлар татар журналистикасында үз урыннарын тапты. Берьюлы 10-15 студент килгән чаклар да бар иде. Мисал өчен, Гөлнара Сабирова, Илфат Фәйзрахманов, Раиф Усманов, Искәндәр Сираҗи», – диде ул.

Баш мөхәррир хәзерге журналистларны тәнкыйтьләде.

«Хәзер журналистлар теманы белмиләр. Теманы өйрәнергә дә теләмиләр. Берничә ел элек безгә газетага практика үтәргә бер студент егет килгән иде. Мин аңа кранда эшләүче турында язарга кушкан идем. Ул ике сәгатьтән мәкаләне алып киләм дип чыгып китте дә, башка килмәде. Мин аның яза алмаячагын алдан ук белгән идем. Кеше турында язу өчен, аның белән алдан сөйләшергә кирәк, аның турында мәгълүмат җыярга кирәк, килешергә кирәк. Җайлы гына түгел ул», – ди ул.

Атлас Гафиятов татар журналистларының дәрәҗәсен күтәрергә кирәк дигән фикердә. «Яхшы журналистларга әйбәт хезмәт хакы түләргә кирәк. Элек татар журналистикасын 20 кеше тәмамласа, 20се дә татар матбугатында эшли иде. Хәзер шуларның бишесе киләме икән әле. Чөнки хезмәт хакы аз түләнә. Кешенең гаиләсен, балаларын матди яктан тәэмин итәсе бар», – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100