Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Атлас Гафиятов: Казанны спорт каласы дип әйтеп мактанырга ярамый
«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире Атлас Гафиятов Казанны Россиянең спорт башкаласы дип әйтү белән тулысынча килешеп бетмим, диде.
«Бездә халыкның 51 проценты спорт белән шөгыльләнә дип язалар. Бездә арттырып язу көчле. Әлбәттә, спорт объектлары күп. Алар Универсиада үткәрү өчен төзелде. Казанда хәтта Олимпиада үткәрергә була. Спорт башкаласы дип шапырынырга ярамый», – ди Атлас Гафиятов.
Аны телевидениедә спорт турында тапшырулар булмау борчый. «Мәскәүдә спорт турында тапшырулар күп. «Матч» каналы тәүлек дәвамы эшли. Ә бездә спорт турында ярты сәгать сөйлиләр. Хоккей матчын яисә волейболның финалын күрсәтергә мөмкиннәр. Спорт газетасы яисә спорт журналы да юк», – ди ул.
Атлас Гафиятов фикеренчә, хәзер спорт турында язучы журналистлар теманы өйрәнмичә генә язалар.
«Мин 5-6нчы классаларда укыган чагымда «Советский спорт» газетасын алдыра идем, спортчыларның бөтенесен белә идем. Олимпиадалар белән кызыксындым, Татарстанда спорт тарихын да күпмедер дәрәҗәдә өйрәндем. Ә хәзер спортны өйрәнеп тормыйча гына язалар, хәтта матч булган урынга да барып тормыйлар, онлайн карап кына язалар», – ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз