Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Атлас Гафиятов көрәштә көчлеләр җиңәргә тиеш дип саный
Спорт журналисты Атлас Гафиятов көрәштә төп бүләкне жирәбә белән тапшыру гадәте турында үз фикерен әйтте.
(Казан, 11 июнь, Татар-информ, Гөлназ Гыйлфанова). Соңгы елларда федераль Сабан туенда көрәш ярышында баш батырны жирәбә уйнатып билгелиләр. Төп бүләкне дә, гадәттә ул машина була, шул кешегә тапшыралар. Спорт журналисты, “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире Атлас Гафиятов көрәштә көчлеләр җиңәргә тиеш дип саный. Шул фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.
“Соңгы елларда кереп киткән бу гадәтне мин бөтенләй дөрес түгел дип саныйм. Батыр бер генә була инде. Һәм ул көрәшеп отарга тиеш. Авыл Сабан туемы ул, федераль Сабан туемы. Минем фикер – иң көчле кеше җиңәргә тиеш", - диде Гафиятов.
Ул тарихны да искә алды. "Элек-электән килгән гадәт ул. Менә авыл Сабан туенда ничек була? Анда кем баш батыр калды дип сорыйлар. Төрле авырлыкта кемнәр җиңде дип түгел, ә кем батыр калды дип. Ничә авырлык үлчәмендә кеше җиңсә дә, бер генә кеше баш батыр кала. Һәм төп бүләкне дә аңа бирергә кирәк – машинамы ул, тәкәме", - ди Атлас Гафиятов.
"Баш батыр исеменә төрле авырлыклы кешеләр көрәшә дигәндә. Үзенең үлчәмендә җиңүче бүләген ала бит инде болай да, бүләксез калмый. Ә баш батыр булырга телисең икән, көрәш инде, күрсәт көчеңне", - ди ул.
Атлас Гафиятов көрәштә жирәбә уйнату белән кайбер очракта гына килешә. "Мәсәлән, дини Сабан туйларда төп бүләк итеп машина түгел, ә Хаҗга бару мөмкинлеге уйнатыла. Хаҗга бер тапкыр барган кешеләр жирәбәдә бөтенләй катнашмый. Бу очракта жирәбә уйнату дөрес дип уйлыйм. Апаста балалар Сабан туенда һәр үлчәмдә җиңүче балага тәкә бирделәр. Моны аңлыйм, бу да дөрес дип саныйм”, - ди ул.
- Соңгы берничә елда федераль Сабан туенда уза торган көрәш ярышларында төп приз – машина жирәбә ярдәмендә уйнатыла. Быел да шулай булды. Машина баш батыр Раил Нургалиевка түгел, ә абсолют батырдан җиңелеп, ләкин жирәбәдә откан Лениз Абдулинга тапшырылды. Бу спорт сөючеләр, гомумән, киң җәмәгатьчелек арасында бәхәсләр тудырды. Бу хакта Интертат сайтында укып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз