news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атлар яратучы хатын-кыз Питрәч районында фермер хуҗалыгы оештырган

"Атлар шактый чыдам, күндәм, шуңа күрә дә авылларда алар зур ярдәмче була", - дип сөйли Фрида Семенова.

Атлар яратучы хатын-кыз Питрәч районында фермер хуҗалыгы оештырган
agro.tatarstan.ru

(Казан, 11 март, "Татар-информ"). Питрәч районының Олы Бутырка авылыннан крестьян- фермер хуҗалыгы башлыгы Фрида Семенованы үз эшен башлап җибәрүгә балачактан атларга карата мәхәббәте  этәргән. Үз гаиләсе белән бергә зур булмаган терлекчелек фермасы ачкан ханым турында  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. 

"Ике еллап элек Званка ат заводыннан 30 баш йөк атлары алдык. Бу атлар артык игътибар таләп итми һәм җирле климатта үзләрен яхшы хис итә. Атлар кышын урамда да тора ала, аларга бары тик кардан, җилдән ышыклау, яхшы азык һәм җылы су кирәк. Алар шактый чыдам, күндәм, шуңа күрә дә авылларда алар зур ярдәмче була", - дип сөйли Фрида Семенова.

Бүгенге көндә аларның 63 баш ат бар. "Үзем Чүпрәле районыннан, авылда үстем. Без һәрвакыт хайваннар тота идек, атлар да бар иде. Иремнең дә шулай ук, атларга мәхәббәт балачактан сеңгән. Без атка атланып та йөрибез", - дип сөйли ул.

Атлар карауда яллауга алынган берничә хезмәткәр булыша, бу яраткан эшләре белән Семеновларның үзләренең дә бөтен гаиләсе шөгыльләнә. Фермада ире дә, ике уллары да эшли.

2017 елда Фрида Семенова КФХсы “Яңа эш башлаучы фермер” программасы буенча эре мөгезле терлекләр симертү өчен 50 башка исәпләнгән ферма төзүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды һәм аны уңышлы тормышка ашырды, диелгән бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100