news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атик Али мөселманнар форумы катнашучыларына Финляндия татарлары феномены турында сөйләде

Финляндия татарлары (бүгенге көндә аларның саны 700дән артып китә) мәдәни һәм тел адаптациясенең уникаль феномены санала.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). 10 декабрьдә Хельсинкидагы татар җәмгыятенең гыйбадәт йортында XIII Халыкара мөселманнар форумында катнашучылар һәм кунаклар өчен кичке аш оештырылды, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты.

Очрашу барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, шәйх Равил Гайнетдин Финляндия Республикасының 100 еллыгы уңаеннан әлеге илдә яшәүче барлык халыкларга үзенең котлау сүзләрен ирештерде.

Финляндия татар мөселман җәмгыяте рәисе, Финляндиядәге Диннәр хезмәттәшлеге милли форумы вице-президенты Атик Али әлеге илдәге мөселманнар җәмгыятенең тарихы турында сөйләде. Финляндия татарлары (бүгенге көндә аларның саны 700дән артып китә) мәдәни һәм тел адаптациясенең уникаль феномены санала. Атик Али искәрткәнчә, бүгенге көндә Финляндиядә татарларның инде бишенче һәм алтынчы буыны ата-бабаларының динен, телен һәм милли гореф-гадәтләрен саклый. Мәскәү ислам институтын тәмамлаган Рамил хәзрәт Беляев 13 ел дәвамында Финляндия татар җәмгыятендә имам булып тора. Ул шушы көннәрдә генә Хельсинки университетында Финляндиядә яшәүче мөселман татарлар тарихы буенча докторлык диссертациясе яклады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot