news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әтиеңнең мылтыгын ал...»: татарстанлыларны мошенникларның яңа схемасы турында кисәттеләр

Алабугада яшәүче егеткә болгарка сатып алырга һәм чит кешенең мылтык сакланган сейфын ачарга барырга кушканнар.

«Әтиеңнең мылтыгын ал...»: татарстанлыларны мошенникларның яңа схемасы турында кисәттеләр
Рәдис Йосыпов: «Өйләрендә корал саклаучыларны кисәтәбез: мошенниклар балаларыгызга шалтыратырга мөмкин»
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Мошенниклар яңа алдау ысулы уйлап тапкан. Аферистлар Татарстанда яшәүче ике кешене алдап өлгергән. Алар башта корбаннарын өйләрендә видеотентү уздырырга күндергән. Трансляция барышында аферистлар аларның өендә корал саклана торган сейфлар булуын күргән. Аннары егетләргә сейфларны ватып ачарга һәм коралны өйдән алып чыгарга кушканнар.

«Егет әтисенең сейфын машинага салып урманга алып килгән һәм мошенниклар кушканча ватып ачкан»

Алабугада яшәүче 21 яшьлек егет мошенниклар кушканча әтисенең мылтыгын урманга алып барып яшергән, ә аннары таныш булмаган 19 яшьлек егетнең өенә барган һәм анда корал сакланган сейфны ватып ачкан. Егетләр икесе дә мошенниклар корбаны булган.

«Беренче тапкыр мошенниклар аңа 11 мартта интернет-кибет хезмәткәрләре исеменнән шалтыраткан. Алар егеткә посылка китерәчәкләрен хәбәр иткән. Егет бернәрсәгә дә заказ бирмәвен һәм заказны кабул итмәячәген әйткән. Кибераферистлар аңа моның өчен СМС аша килгән кодны атарга кушкан. Егет «Дәүләт хезмәтләре»нә керү өчен код килүенә игътибар итмәгән һәм саннарны мошенникларга атаган», – дип сөйләде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат-коммуникация технологияләреннән хокукка каршы файдалануга каршы көрәшү идарәсе бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оберуполномоченные Рәдис Йосыпов.

Бераздан егеткә «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетына кемдер керү турында хәбәр килгән. Аңа кичекмәстән кайнар линиягә шалтыратырга кушканнар.

«Егет хәбәрдә күрсәтелгән номерга шалтыраткан. Аңа «кибериминлек өлкәсендә белгеч» җавап биргән. Ул егеткә аның шәхси кабинетына Украина IP-адресларыннан керүләре турында хәбәр иткән. Росфинмониторинг хезмәткәрләре белән элемтәгә керергә кирәк, дип белдергән аферист. Ләкин аларга гадәти ысул белән шалтыратырга ярамый, махсус кушымта аша элемтәгә керергә кирәк, дип аңлатканнар егеткә. Ул телефонына мошенник кушкан кушымтаны йөкләгән», - дип сөйләде Рәдис Йосыпов.

Мошенниклар Федераль иминлек хезмәте белән берлектә дәүләт хыянәте турындагы эшне тикшерүләре турында әйткән. Егеткә эшнең төп фигуранты булуы турында хәбәр иткәннәр.

«Аңа Украина кораллы көчләренә шәхси мәгълүматларын тапшыруы турында әйткәннәр. Өенә тиз җавап бирүче махсус отряд хәрбиләре тентү уздырырга киләчәген аңлатканнар. Егеткә махсус хезмәтләргә ярдәм итәргә һәм тентүне мөстәкыйль рәвештә үткәрергә тәкъдим иткәннәр. Ләкин моны өйдә чит кешеләр булмаганда эшләргә кирәк, дип аңлатканнар. 14 мартта егет өйдә берүзе калган һәм мошенникларга шалтыраткан. Алар аңа видеоэлемтә кабызырга һәм тентү үткәрергә кушкан», - дип сөйли Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.

Егет фатиры буйлап экскурсия үткәргән, кайда нәрсә ятканын күрсәткән. Мошенниклар өйдә акча булмавын ачыклаган, әмма егетнең әтисенең ау мылтыгы саклана торган сейфын күреп алган.

«Мошенниклар аңа сейфны урманга алып барырга кушкан. Егет сейфны машинасына салган һәм якындагы урманга юл тоткан. Анда ул сәгать буе сейфны ачарга маташкан. Бу вакыт дәвамында мошенниклар аның белән элемтәдә булган. Ахыр чиктә егет йозакны ваткан. Сейф эчендә мошенниклар өметләнгән акчалар булмаган – бары тик мылтык һәм патроннар гына яткан. Шуннан соң аферистлар егеткә боларның барысын да яхшылап яшерергә һәм өенә кайтырга кушкан», - дип өстәде Рәдис Йосыпов.

Фото: Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Тагын бер егет шундый ук хәлгә юлыккан, аңа ашыгыч рәвештә корал белән сейфны ачарга ярдәм итәргә кирәк, дигәннәр»

Дүрт көннән егеткә тагын шалтыратканнар.

«Мошенниклар яңадан шалтыраткан. Тагын бер егет шундый ук хәлгә юлыккан, аңа ашыгыч рәвештә корал белән сейфны ачарга ярдәм итәргә кирәк, дигәннәр. Алар Алабугада яшәүче егеткә болгарка, перчаткалар һәм күзләрне саклый торган күзлек сатып алыр өчен 15 мең сум акча җибәргән. Егет аферистлар кушкан адреска барган, ишекне 19 яшьлек егет ачкан», - дип сөйли Йосыпов.

Бу егетне дә мошенниклар алдаган. Ул шулай ук өендә видеотентү үткәргән. 21 яшьлек Алабуга егете килгәч һәм мошенниклар алдан әйтеп куйган махсус парольне атагач, ул аны өенә керткән. Егет аның Федераль иминлек хезмәте хезмәткәре булуына ышанган.

«21 яшьлек егет сейфны болгарка ярдәмендә ачкан, шуннан соң аңа кайтып китәргә кушканнар. Бу вакытта икенче егет аның Федераль иминлек хезмәте хезмәткәре булуына шикләнә башлаган. Бераздан егет полициягә шалтыраткан. Беренче егетне тиз арада тапканнар. Ул сорау алу вакытында барысын да сөйләгән һәм әтисенең мылтыгын кайда яшергәнен күрсәткән. Бәхеткә, корал шул ук урында булган», - диде Рәдис Йосыпов.

Мошенниклар Алабугада яшәүчеләрнең йортларында табылган кораллар белән нәрсә эшләргә ниятләгәне билгесез, әмма бу фаҗига белән тәмамлана ала иде, дип өстәде ул.

«Өйләрендә корал саклаучыларны кисәтәбез: мошенниклар балаларыгызга шалтыратырга мөмкин. Аларга мошенниклар нинди хәйләләр куллануы турында сөйләгез. Исегездә тотыгыз: махсус хезмәтләр үз эшләренә гражданнарны җәлеп итми һәм телефон аша сорау алмый. Мөстәкыйль рәвештә тентү уздыру дигән төшенчә юк», - дип аңлатты Йосыпов.

«Беркайчан да СМС аша хәбәр ителгән номерларга шалтыратмагыз, шикле сылтамалар аша күчмәгез һәм телефоныгызга билгесез кушымталар йөкләмәгез», - диде белгеч.

Әгәр сезгә таныш булмаган кешеләр шалтыратса, куркыта башласа һәм законлы булмаган гамәлләр башкарырга кушса, шундук полициягә мөрәҗәгать итегез, дип кисәтте Рәдис Йосыпов.

Елена Фенина, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot