Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда сезон башланганнан бирле ике кешене кара елан чаккан
Татарстанда сезон башланганнан бирле ике кешене кара елан чаккан. Зыян күрүчеләр арасында Казанда яшәүчеләр юк. Бу хакта «Татар-информ»га М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Еланнар инде шактый активлашты. Елан чаккан очракта кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чаккан урынны стериль сөлге белән сөртергә, бу аяк яки кул булган очракта аны хәрәкәтсез калдырырга, дәвалау учреждениесенә барышлый күп итеп су эчәргә кирәк», – дип сөйләде токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина.
Жгут бәйләргә, боз куярга яки чаккан урынны кисеп алырга ярамый, дип искәртте ул. Шуны да аңлау мөһим: елан үзе һөҗүм итми, бары тик саклана гына.
«Татар-информ» Чаллыда яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз елан чакканнан соң хастаханәгә эләккән, дип хәбәр иткән иде. Төнлә аның хәле кинәт начарланган: кул мускуллары каты сызларга тотынган, бармагы шешкән һәм бөгелми башлаган.
Табиблар хатын-кызга кара елан агуына каршы сыворотка кадаган һәм пациентның хәле катлаулануны булдырмас өчен комплекслы дәвалау башлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз