news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атаклы язучы һәм диңгезче Миргазиян Юныс туган көн

Әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән каләм осталарының берсе ул

(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Күпкырлы шәхес – атаклы язучы, публицист, диңгезче, сынчы Миргазиян Юнысның тууына бүген – 89 ел.

Миргазиян Закир улы (Миргазиҗан Мөхәммәтзакир улы) Юнысов 1927 елның 25 маенда ТАССРның Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы башланганда, аның әтисе вафат була. Авыл мәктәбенең алты классын тәмамлаганнан соң, Миргазиян укуын калдырып, 2 ел колхозда эшли. 1944 елның августында армиягә алынып, Пенза өлкәсе Кузнецк шәһәре хәрби авиация мәктәбенә укырга, аннан соң Япониягә каршы сугышка җибәрелә: анда ул укчы-радист сыйфатында бомбардировщикларда оча. Очкычлары кыяга бәрелеп, М. Юныс авиаһәлакәткә дучар була, бик нык имгәнә. Госпитальдан соң ул штаб эшенә күчерелә.

1950 елда экстерн тәртибендә Харьков хәрби авиация училищесын тәмамлагач, авиаэскадрильяларда элемтә башлыгы булып хезмәт итә, бер үк вакытта кичке мәктәптә укый һәм аны алтын медальга тәмамлый. 1955 елда, сәламәтлеге начараю сәбәпле, демобилизацияләнә, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Бераздан университетта укуын туктатып, диңгезчеләр әзерли торган училищега укырга керә һәм аны тәмамлый. Шул ук вакытта Мәскәү университетында читтән торып укый башлый һәм аны 1961 елда тәмамлый. Кара диңгез дәүләт пароходчылыгында навигатор булып эшли башлый.

1957 елда кыска сроклы курсларны тәмамлагач, М.Юнысны чит илгә йөри торган сәүдә корабы капитанының беренче ярдәмчесе итеп билгелиләр. Бу эштә ул 1968 елга кадәр була.1968 елдан Мәскәүдә СССР Диңгез флоты министрлыгында 4 ел бүлек башлыгы, аннары 5 елдан артык «Наука и религия» журналы редакциясендә бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1977–1988 елларда ул янә әүвәлге хезмәтендә – Кара диңгез һәм Азов диңгезе дәүләт пароходчылыгында сәүдә корабы капитанының беренче ярдәмчесе булып эшли. 1988 елдан М.Юныс – профессиональ язучы, ягъни фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Шул рәвешле, М.Юныс – әдәбиятка шактый зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән каләм осталарының берсе. Сәүдә флоты корабларында навигатор, капитан ярдәмчесе, сәяси тәрбияче сыйфатында ул бөтен дөньяны диярлек әйләнеп чыга, диңгез-океаннарны иңли, күп илләрдә була, төрле халыкларның тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре белән якыннан таныша, диңгезчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бихисап кызыклы, гыйбрәтле хәлләргә тап була. Тора-бара бу истәлекләр күңелендә тәмам тулышып, аны кулына каләм алырга мәҗбүр итә. Әнә шулай 1964 елда «Казан утлары» журналында яшь авторның «Безнең өй өянке астында иде...» дигән беренче хикәясе дөнья күрә. Анда Италиядәге Генуа шәһәрендә туган илен сагынып яшәүче бер татар карчыгының самими образы тасвирлана. Аннан соң шул ук "Казан утлары", «Ялкын», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналларында бер-бер артлы «Энҗе эзләүчеләр», «Кочегар», «Йәмәнгә сәяхәт», «Диңгезче Хәнифә», «Янар таулар», «Диңгез чакыра», «Зәңгәр дөнья», «Румба негра» кебек хикәяләре, юлъязмалары басыла. 1968 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Тимер фил» дигән беренче хикәяләр җыентыгы һәм 1970 елда «Занзибар зәңгәр болытлар артында»  романтик повесте аерым китап булып дөнья күрә.

Узган гасырның 70-80нче еллары М.Юныс иҗатында күләмле проза әсәрләре белән аерылып тора. Үзенең тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп язылган, диңгезче хезмәтенең романтикасын да, кешедән күп тырышлык, чыдамлык, ихтыяр көче сорый торган кырыс хакыйкатен дә бөтен нечкәлекләре белән укучы күз алдына китереп бастырган «Тозлы җил», «Теләп алган давыл», «Таңда Босфор аша» повестьләре (соңрак бу әсәрләр «Дөнья гизү» трилогиясен тәшкил итә), Бөек Ватан сугышына багышланган «Шәмдәлләрдә генә утлар яна», авыл-шәһәр кешеләре арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрне лирик-психологик яктан сурәтләгән «Табу һәм югалту» повестьләре, «Вавилон елгалары – Шәрекъ», «Европа ат сагына», «Соңгы сулыш» дигән өч китаптан торган «Юлда уйланулар» юлъязма-сәяхәтнамәсе – әнә шундыйлардан. Бу әсәрләр, язучының башка хикәяләре, новеллалары, эссе-мәкаләләре белән беррәттән, татар әдәбиятының фикри офыкларын һәм географик чикләрен киңәйтеп, рухи хәзинәбезне моңарчы әдәби әсәрләребездә аз чагылган яки бөтенләй чагылыш тапмаган тормыш күренешләре, чит мәмләкәтләр, кыйтгалар мохите, гыйбрәтле кеше язмышлары, төрле милли холыктагы каһарманнар дөньясы белән баета. М.Юныс вакыйга-хәлләрне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, тоталитар җәмгыять тудырган гаделсезлекләрне әхлакый-фәлсәфи яктан сурәтләгән гыйбрәтле әсәрләре белән XX йөз ахыры татар прозасына яңа сулыш өрә, аның тематик һәм интеллектуаль колачын киңәйтә, аны объектив хакыйкатькә нигезләнгән яңа сәнгати эчтәлек, тасвири чаралар белән баета.

Узган гасырның 90нчы еллары башында М.Юныс Мәскәүдә төпләнеп яшәгән җиреннән туган ягы Татарстанга әйләнеп кайта һәм дистә еллап Әлмәт, Казан шәһәрләрендә яшәп иҗат итә.

М.Юныс 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы була. Ул Әлмәт Язучылар оешмасының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе (1998). 2004 елда публицистик хезмәтләре тупланган «Альбатрос язмышы» (2002) китабы өчен М.Юныс  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

2005 елда әдип кабат Мәскәүгә күчеп китә.

М.Юныс 2014 елның 2 июнендә 87 яшендә Мәскәүдә вафат булды, туган җирендә җирләнде.

(Чыганак: Әдипләребез: Библиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том/төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2009).

news_right_1
news_right_2
news_bot