news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атаклы композиторны искә алдылар

Атаклы композиторны искә алдылар

(Уфа, 24 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Күренекле татар һәм башкорт композиторы, талантлы дирижер, БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Нариман Сабитовның тууына 80 ел тулды. Шушы уңайдан Уфада кайбер мәдәни чаралар да оештырыла.

Талант иясенең юбилее программасы кысаларында 22 декабрь көнне Уфада Башкортстан Мәгариф министрлыгының укучы яшьләре республика мәдәни үзәгендә иҗат кичәсе үткәрде. Анда талиплар, сәнгать училищесы һәм сәнгать мәктәпләре укучылары вә мөгаллимнәре, шулай ук танылган сәхнә йолдызлары килгән иде. «Башкортстанның данлыклы шәхесләре» дип аталган тантаналы чарада Уфа дәүләт сәнгать академиясе мөгаллиме, музыка белгече Галия Әхмәдиева чыгышы аеруча дикъкатьне җәлеп итәрлек иде. Галия ханым Нариман Сабитовның иҗатына тәфсилле тукталып, аңа югары бәя бирде. Башкаладагы төрле һөнәри уку йортлары һәм лицейларның сәләтле балалары чыгышлары да кичәгә бәйрәм рухы өстәде.

Нариман Сабитовның тормыш иптәше, төрки телләр буенча күренекле галим Земфира Зариф кызы Сабитова да иҗат кичәсенә килүчеләргә атаклы композитор хакында бай мәгълүмат һәм байтак сорауларга җаваплар бирде. Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар бергәләп фотога төште.

news_right_1
news_right_2
news_bot