news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атаклы «Катюша» җырын татарча һәм башка телләрдә башкардылар

Халык арасында киң таралган хәрби җыр - «Катюша»ны Россиядә яшәүче халыкларның тугыз телендә башкардылар. Видеороликта төрле милләт балалары катнашты.

Татар теленә җырның беренче ике юлын тәрҗемә иткәннәр. Куплетны шулай ук чуваш, чечен, кабарда, удмурт, калмык, мари, авар телләрендә, ә кушымтасын хор белән рус телендә башкардылар.

Икенче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышы вакытында Кызыл Армия сафларына ТАССРда туып үскән һәм республикада яшәүче 700 мең кеше чакырылган, 378 мең кеше яу кырында ятып калган һәм сугыш елларында алган яралардан һәлак булган.

Быел Татарстан һәм бөтен Россия Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтә. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада әлеге истәлекле датага әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100