news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атабай авылында яңа хоккей мәйданчыгы ачылды

Хәзер Татарстанның Лаеш районы яшь спортчылары зур җиңүләр яулаячак

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстанның Лаеш районы Атабай авылында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларында төзелгән яңа хоккей мәйданчыгы ачылды. Чарада Лаеш муниципаль районы башлыгы Александр Тимофеев, Казанның Идел буе районы хакимияте башлыгы Равил Кәримов һәм спорт объекты төзелешенә акчалата ярдәм күрсәткән “Фортекс” ҖЧҖ директоры Рәүф Галләмов катнашты.
Мәйданчык Атабай урта мәктәбе каршында төзелгән, уку йортының үз хоккей командасы бар. Яшь спортчылар район һәм республика күләмендә үткәрелгән ярышларда актив катнаша. Команда “Алтын алка” призына үткәрелгән республика ярышларында авыл районнары командалары арасында дүртенче урынны алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot