Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ата-аналарга ГОСТның яңа таләпләре нигезендә мәктәпкә рюкзак сайлау өчен киңәш бирделәр
Россиядә 1 августтан мәктәп рюкзакларына карата яңартылган таләпләр кертелә - үзгәрешләр рюкзакның авырлыгына, конструкциясенә, материалына һәм куркынычсызлыгына кагыла. Әлеге нормалар язылган ГОСТ киңәш буларак кына тәкъдим ителгән, әмма экспертлар ата-аналарга мәктәп портфеле сатып алганда (бигрәк тә яңа уку елы алдыннан) таләпләрне исәпкә алырга киңәш итә. Бу хакта Татарстан ДТРК хәбәр итә.
Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, ата-аналар балаларына рюкзаклар сайлый башлады. Кемдер, укучылар еш кына ел саен яңа рюкзак соравын исәпкә алып, гадирәк модель эзли. Башка берәүләр исә бу мәсьәләгә җитди карый, ныклы, уңайлы һәм куркынычсыз вариантлар – ортопедик аркалы, яктылыкны кире кайтара торган элементлы һәм су шешәсе өчен махсус бүлекле портфель сайлый.
Яңартылган ГОСТ нигезендә, кече сыйныф укучылары өчен рюкзакның авырлыгы 700 граммнан, ә өлкән сыйныф укучылары өчен рюкзакның авырлыгы 1 килограммнан артмаска тиеш. Портфель ныклы, каты пычранмый торган материалдан эшләнгән булырга тиеш, ә рюкзакның төсе һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлары булу баланың юлда иминлегенә тәэсир итә.
Сатучылар билгеләп үткәнчә, ГОСТка туры килә торган модельләр бүген төрле бәя категорияләрендә җитәрлек. Аерма бары тик дизайнда һәм бүлекләр санында гына, төп характеристикалар әллә ни аерылмый.
Яңа стандарт техник регламентка кертелгән яки законда турыдан-туры телгә алынган очракта, аны үтәү мәҗбүри булачак, ә әлегә стандарт киңәш буларак кына тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз