news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ата-аналарга балаларын бергәләп тәрбияләргә ярдәм итәчәк закон проектын эшләделәр

Дәүләт Думасында ата-аналарның балаларны бергәләп тәрбияләү шартларын һәм тәртибен регламентларга тәкъдим иттеләр. Мондый инициатива белән Думаның Мәгълүмат сәясәте комитеты рәисенең беренче урынбасары Андрей Свинцов (ЛДПР) җитәкчелегендәге депутатлар төркеме чыгыш ясады. Закон проекты кабул ителгән очракта яңа маддәне Россия Гаилә кодексына кертергә мөмкиннәр. ТАСС шул хакта яза.

Инициатива нигезендә, әгәр ир белән хатын аерылышканнан соң баланың кем белән калачагы турында килешмәсәләр, суд уртак тәрбия бирү тәртибен билгели алачак, ә нәкъ менә баланың ата-анасы белән яшәү графигын билгели алачак. Өстәвенә, судья балага 10 яшьтән ким булмаса, аның да, шулай ук ата-аналарның икесенең дә фикерен исәпкә алачак.

Шул ук вакытта, әгәр ата-ананың берсенең яшәү урыны булмаса яки ул чит илдә яшәсә, әгәр ата-ананың берсенең хокуклары чикләнгән булса яки уртак тәрбиядән баш тарту турында үтенеч биргән булса, судья уртак тәрбия билгеләми.

Шулай ук әгәр балада даими рәвештә медиклар күзәтүендә булырга тиешле хроник авырулар булса, әгәр ата-аналарның берсе даими командировкаларда яки «вахта» белән эшләсә, уртак тәрбиядән баш тартачаклар.

Инициаторлар әлеге закон проектын кабул итү балага ата-аналары белән еш аралашырга ярдәм итәчәк, ә мондый тәрбия, үз чиратында, шәхеснең гармонияле үсешенә ярдәм итәчәк, дип ассызыкладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot