news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ата-аналарга балаларны кибермошенниклардан ничек сакларга кирәклеге турында сөйләделәр

Балалар көн саен шактый вакытларын интернетта үткәрә: уйныйлар, укыйлар, аралашалар. Әмма балаларга яхшы һәм уңайлы булган урыннарда еш кына моннан явызларча файдаланырга тырышучылар очрый. Wildberries һәм Russ берләштерелгән компаниясенең Trust&Safety җитәкчесе Игорь Сомов ТАСС агентлыгына интернетта балаларны алдауның иң киң таралган ысулларын атады һәм ата-аналарга балаларын ничек сакларга кирәклеге турында киңәшләр бирде.

Куркыныч схемалар арасында «дуслар» яки «ТikТok йолдызлары»ннан килгән фишинг сылтамалар, интим фотолар белән шантаж, «дропперлык»ка җәлеп итү (чит карталар аша акча юу), бушлай скиннар һәм читлар рәвешендәге вируслар, шулай ук алмашулар аша уен аккаунтларын урлауны (һ.б.) атап үтәргә мөмкин.

Балаларны кибермошенниклардан саклау өчен ата-аналарга түбәндәгеләрне эшләргә киңәш итәләр:

- Ике факторлы аутентификация урнаштыру;

- Балаларга «җиңел акча» һәм ялган тәкъдимнәрнең куркыныч булуын аңлату;

- Ата-ана контролен урнаштыру һәм билгесез чыганаклардан видеолар (һ.б.) йөкләп алуны тыю;

- Ышанычка корылган диалог булдыру һәм цифрлы грамоталылыкка өйрәтү.

Сомов билгеләп үткәнчә, цифрлы грамоталылык - тыю түгел, ә интернетта үз-үзеңне имин тоту күнекмәсе ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot