news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ата-аналар татар теленнән имтихан яза

Казанда сынауны 30 кеше тапшыра.

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Казанның 127нче урта мәктәбендә татар теленнән ата-аналар өчен имтихан бара. Татарстанның Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та татар теленнән белемен сыный.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова бу чараның теләге булган барлык кешеләр өчен үткәрелүен әйтте. "Балаларның бердәм республика имтиханында нинди биремнәр үтәвен белергә теләүчеләр өчен оештырылды бу. Татар теленә, бердәм республика тестларына карата моңа кадәр сораулар күп булды", - диде ул. Лилия Әхмәтҗанова әйтүенчә, имтихан биремнәре өч дәрәҗәле: беренчесе татар мәктәпләрендә укучылар, икенчесе рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен, өченчесе татар булмаган балалар өчен.

Казанда имтиханны язу өчен 30 кеше теләк белдергән булган. Республика буенча әлегә күпме кеше язуы тәгаен билгеле түгел. Имтиханны язу өчен 1,5 сәгать вакыт бирелә.

Имтихан тапшыручылар арасында Татарстан китап нәшриятыннан да вәкилләр бар. Алар арасында баш мөхәррир Ленар Шәех, мөхәррирләр Рифат Сәлах, Газинур Морат, Айсылу Галиева бар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100