news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ата-аналар Казанның мәктәп ашханәләрендә ризыкның ничек әзерләнүен белә алачак

Ата-аналар һәм балалар Казан мәктәп ашханәләренең ничек эшләвен үз күзләре белән күрә ала. Алар өчен 21 ноябрьдә шәһәрнең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты экскурсия оештыра.

Килүчеләр «алма» суыткычында, бакалеяда, кайнар һәм ит цехында булачак. Шулай ук Департамент вәкилләре меню турындагы сорауларга җавап бирәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Экскурсиягә урыннар саны чикләнгән. Сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot