Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ата-аналар балаларның нинди социаль төркемнәрдә булуын күзәтеп торырга тиеш – Л.Сулима
Белгечләр, балаларның үз-үзенә кул салуын булдырмый калу өчен, ата-аналарга киңәшләр бирде.
(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Балаларның үз-үзенә кул салуын булдырмый калу өчен, балалар белән ничек сөйләшергә кирәклеге турында методик рекомендацияләр әзерләнә. Бу хакта кичә Татарстанның Дәүләт Советы утырышында узган матбугат конференциясендә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәбәр итте.
Балалар омбудсмены яшь буынны зыянлы мәгълүматтан саклауга юнәлдерелгән законнарның федераль законнар белән чикләнгәнен шәрехләп узды, ягъни төбәкләрнең нинди дә булса өстәмә норматив-хокукый актлар кабул итәргә хокукы юк. “Без, үз чиратыбызда, уяу булырга, тискәре мәгълүматка чик куярга тырышырга тиешбез. Бала белән теләсә кайсы сөйләшү барышында һәр сүз уйланган булырга тиеш. Балалар белән эшләргә кирәк: аларның Интернет челтәрендә куркынычсызлыгын тәэмин итәргә, стресска каршы торучанлыгын арттырырга, киеренке, теләсә кайсы авыр тоелган халәттән чыгуның позитив юлларын табарга өйрәтергә тиешбез. Әлбәттә, балалар белән “суицид кылырга ярамый” дип сөйләшергә ярамый, шуңа күрә махсус методик рекомендацияләр әзерләнә. Анда суицидны кылуга кызыксыну тудыра торган түгел, ә аны булдырмый калуга юнәлдерелгән киңәшләр урын алачак”, - дип белдерде ул.
Гүзәл Удачина Татарстан журналистларына суицид темасын төгәл, дөрес яктыртулары өчен рәхмәтен җиткерде. Киләчәктә дә массакүләм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен текстның эчтәлегенә бик сакчыл, игътибарлы булуларын сорады. Федераль каналларда еш кына суицид темасына кагылышлы материалларның ялгыш җөмләләр кулланып җиткерелүен билгеләп узды. Теманы ипләп кенә, дөрес итеп яктырту, аеруча башисемнәрне дөрес сайлап куюга игътибарлы булуны Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима да сорады.
Гүзәл Удачина фикеренчә, балаларның үз гомерләрен вакытсыз кыюына юл куймас өчен, беренче чиратта, ата-аналарга балалары белән элемтәләрен җайлау да җитә.” Әгәр мөнәсәбәтләр яхшы икән, балаларның башына суицид уе керергә дә тиеш түгел”, - дип саный ул.
Лариса Сулима имтиханнарга әзерләнгәндә, балаларны куркыту, күңелләрендә вәсвәсә кузгату ярамавын әйтеп, шул вузга гына укырга керергә тиешсең, дип стресс хәленә куймау мөһим, дип белдерде. “Әгәр бала психологик яктан йомшак икән, психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк”, - диде ул. Моннан тыш, Лариса Сулима ата-аналарның мәктәптәге хәлләр, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләре турында, артык басым ясамыйча гына, һәрдаим кызыксынып торырга тиешлеген әйтә. “Бер форумда белгечләрнең “Карама, катнашма, ул төркемнән чык, ярамый, аның белән дус булма” дип кат-кат әйтеп торганда, киресенчә, бу балада тискәре кызыксынуларны тагы да арттыра дигәннәрен ишеттем. Бәлки, андый ук төркемнәргә кереп, нинди уеннар белән кызыксынуын карарга, нәрсә мавыктырганын аңлап карарга кирәктер. Ата-аналар балаларын контрольдә тотарга, кызыксынырга, нинди социаль төркемнәрдә булуын, нинди компьютер уеннары белән мавыгуын күзәтеп торырга тиеш. Ни кызганыч, психологиягә начар тәэсир итә торган компьютер уеннарын чыгаручыларга закон тарафыннан җәза каралмаган”, - ди Лариса Сулима.
Үтерү, узышу кебек компьютер уеннарын да тыярга кирәк, дип саный белгечләр. Алар, ни дисәң дә, психиканы какшата, дигән фикердә алар. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан оешмасы рәисе Рифат Ганибаев “ужаслар” жанрындагы киноларның да кирәге юк, дип белдерде.
Лариса Сулима балалар үлеменең 8, 5 процентыннан артык өлеше суицидка туры килүен белдерде. “2014 ел белән чагыштырганда, үз-үзләренә кул салучы балалар саны күпкә кими бара. Әмма безне мордар китүгә омтылышлар саны артуы борчый”, - ди ул. Аның әйтүенчә, министрлык адресына муниципаль районнардан берничә мөрәҗәгать килеп ирешкән, анда медицина тикшерүе вакытында балаларда үз-үзенә кул салуга омтылу билгеләре табылган. Балаларның социаль челтәрдәге уеннарның берсен уйнавы ачыкланган.
Матбугат конференциясендә яшүсмерләрне үз-үзләренә кул салуга һәрвакыт үпкә, читләшү, ялгызлык, ата-ана тарафыннан наз, мәхәббәт булмау, гаиләдә иминлек какшавы, гаеп, оят, кимсенү, яшьтәшләре даирәсендә көлү-мыскыллауга дучар булу, җавапсыз гыйшык утында яну хисләре сәбәпче булуы билгеләп үтелде. “Үзләренә игътибар җәлеп итү, кызгану хисе уяту теләге дә моңа этәргеч була”, - ди Лариса Сулима.
Ата-аналар баладагы кайсы гадәти тоелмагаy күренешләргә игътибар итәргә тиеш соң?
-Баланың социаль челтәрдәге битендә депрессив музыка булуга.
-Бик нык ябыгырга теләвенә, тулы гәүдәле кешеләргә карата тәнкыйть сүзләре белдерүенә.
-Кофе белән артык мавыгуына, гадәттән тыш иртә торуына.
-Язышкан вакытта гадәти булмаган сленг куллануына.
-Сәер рәсемнәр белән кызыксынуына, тышкы кыяфәтнең кинәт үзгәрүенә, кара киемнәргә өстенлек бирүенә.
-Битне кул яки кием белән каплап төшкән фотоларга.
-Үлем турында төрле шигырьләрдән цитаталар куюына.
-Медуза, мәче, китлар, күбәләкләр кебек симовлларга, түбәдән төшерелгән фотосурәтләргә .
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз