news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Ата-ана даны” ордены ияләре Шәфигуллиннар бер авылда туып үскән
2008 елда Шәфигуллиннар “Татарстан горурлыгы” конкурсының “Минем гаиләм-минем байлыгым” республика конкурсында җиңгән
Скопировать ссылку
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Мария Кирюхина). РФ Президенты Дмитрий Медведев Россиянең төрле төбәкләрендәге күп балалы 8 гаиләгә “Ата-ана даны” орденын тапшырды. Җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасыннан Дилбәр һәм Мөдәрис Шәфигуллинннар гаиләсе дә бар.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, Дилбәр һәм Мөдәрис бер авылда бер урамда туып үскән. 1989 елда гаилә корып 21 ел тату гомер итәләр. Алар ТР Буа районы Аксу авылында яши. Хәзерге вакытта гаиләдә 11 кеше - Мөдәриснең әнисе, ул үзе, хатыны һәм 8 балалары.
Буа районында Шәфигуллинар гаиләсен хөрмәт итәләр. Алар район һәм республика конкурсларында актив катнаша. 2008 елда Шәфигуллиннар “Татарстан горурлыгы” конкурсының “Минем гаиләм-минем байлыгым” республика конкурсында җиңгән.
Дилбәр һәм Мөдәрис Шәфигуллиннар хезмәттәшләре арасында да хөрмәткә лаек. Мөдәрис 22 ел механизатор булып эшли, ә Дилбәр химия һәм биология укытучысы, 22 ел стажлы өлкән укытучы.
2003 елда Дилбәр Шәфигуллина Татарстан Республикасы “Ана даны - Материнская слава” медале белән бүләкләнде, дип белдерделәр ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot