news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ат спортын сөючеләрне Татарстан Ачык Кубогы ярышларын карарга чакыралар

Өч көн дәвамында барлыгы 34 команда атта каршылыкларны узуда һәм күрсәтмә чыгышларда көч сынаша.

Ат спортын сөючеләрне Татарстан Ачык Кубогы ярышларын карарга чакыралар
Салават Камалетдинов/ архив

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). 18-20 сентябрьдә “Казан” халыкара ат спорты комплексында конкур (каршылыкларны үтү) һәм күрсәтмә чыгышлар (дрессура) буенча Татарстан Республикасы Ачык Кубогы уздырыла. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Ярышларда 34 команда, шул исәптән 125 атта 130 спортчы катнаша. Бәйге тотучылар – Татарстан, Башкортстан, Коми, Мари Эл Республикалары, Самара өлкәсе, Ижевск һәм Ульяновск шәһәрләреннән килгән әйдәп баручы спортчылар.

Ачык Кубокта Татарстан данын - Казандагы республика балалар-яшүсмерләр ат спорты мәктәбе, Казан, Әлмәт, Саба, Менделеевск, Бөгелмәдән һәм “Татнефть”, “Тулпар” балалар-яшүсмерләр ат спорты мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклаячак.

Татарстан Республикасы Ачык Кубогының тантаналы ачылышы бүген, 18 сентябрьдә “Казан” халыкара ат спорты комплексында 10.00 сәгатьтә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot