Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ат көне»ндә «Иң матур бизәлгән арба» номинациясендә җиңүче ачыкланды
Беренче урынны Арча районы «Игенче» агрофирмасыннан Нәфкать Исмәгыйлов яулады.
Яңа Кырлай авылында узучы «Ат көне»ндә «Иң матур бизәлгән арба» номинациясендә җиңүче ачыкланды. Беренче урынны Арча районы «Игенче» агрофирмасыннан Нәфкать Исмәгыйлов яулады.
«Бизәлгән атлар бәйрәмебезнең күрке. Быел «Иң матур бизәлгән арба» номинациясендә 21 ат катнашты. Ел саен хуҗалары атларны, аларның арбаларын милли рухта бизиләр. Чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, атларына түбәтәй һәм калфак кидертүчеләр дә бар»,- диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, атларын бизәп алып килүче катнашучылар Арча, Әтнә һәм Балтач районнарыннан.

«39 ел шушы бәйрәмгә атымны бизәп алып киләм. Атым «Кашка» исемле, аның башында ак кашы бар. Бәйгедә урын алу өчен түгел, атларны яратканга катнашам», - диде Хәлил Хәсәнов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз