Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ат көне»ндә алдынгы җайдакларны бүләкләделәр
40,80 км дистанциягә чапкан ярышлар төгәлләнде.
Яңа Кырлай авылында традицион ат-спорты бәйрәме дәвам итә.
40,80 км дистанциягә чапкан ат ярышлары төгәлләнде. Алдынгы җайдакларны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров бүләкләде.
40 дистанциядә 1 булып Пенза өлкәсеннән «Госпожа Удача» исемле атында Андрей Клякин килде. Икенче урынга Түбән Новгородтан «Прибалтик» исемле атында Арина Каюрова лаек булды.
80 км дистанциядә 1 урынны «Салют» исемле атында Дмитрий Малуйлов яулады.
2 урынга Мәскәүдән «Балтика» дигән аты белән Мария Парфелова лаек булды. 3 урында Самара өлкәсеннән Кристина Малиновская.
«Ат көне» бәйрәмендә катнашучылар саны елдан-ел арта. Удмуртия, Кабардино-Балкария, Пенза, Ульян, Липец өлкәләреннән, Төмән, Мәскәү һәм Санк-Петербургтан килгән катнашучылар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз