news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ат көне» бөтенроссия ат чабышларында төп приз автомобиль булачак

«Ат көне» бөтенроссия ат чабышларында төп приз автомобиль булачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның Арча районында алдагы шимбәдә, 1 августта, «Ат көне» бөтенроссия ат спорты фестивале узачак. Тамашачыларны зур мәдәни программа, ат чабышлары, көрәш турниры һәм башкалар көтә. Быел беренче тапкыр саф токымлы ат чабышларында җиңүчегә приз автомобиль булачак, дип хәбәр итте «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

«Ат чабышларының приз фонды быел 2,2 млн сум тәшкил итә. Турнирның төп бүләге шулай ук үзенчәлекле – автомобиль, ул Габделхәй Кәримов истәлегенә булдырылган. Ул саф токымлы атлар арасында уйналачак», - дип сөйләде спикер.

Моннан тыш, көн дәвамында өч яшь категориясендә көрәш буенча турнир узачак, Һөнәрләр ярминкәсе һәм милли аш-су нокталары эшләячәк, иң яхшы арбага конкурс узачак. Кич кунакларны һәм катнашучыларны татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт, шулай ук бәйрәм салюты көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot